news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча укулар булды

Эш барышында катнашучылар танылган галим, җәмәгать эшлеклесе тормышыннан һәм иҗатыннан булган фактларны өйрәнгән хезмәтләрен тәкъдим итте.

Арчада Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча укулар булды
https://mon.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Арча районында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча махсус укулар узды. Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган чарада мәгариф өлкәсенең сиксәннән артык вәкиле — район укытучылары һәм укучылары катнашты.

Традицион укулар республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Укытучылар һәм укучылар Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү буенча фәнни эшләр тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасында Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров җиңүчеләргә дипломнар тапшырды һәм чараны оештыручыларга, мәктәп коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шиһабетдин Мәрҗани мирасы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүен дә әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100