news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин табиб булырга укучы студентларны өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә кушты

Биредә медицина училищеларында белем алучы студентлар өчен - аена җиде мең, югары уку йортларында укучылар өчен, ординаторлар һәм аспирантлар өчен ун мең сум күләмендәге өстәмә түләүләр хакында сүз бара.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб булырга укучы студентларны тиз арада өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президентның табиб булырга укучы студентларга кагылышлы күрсәтмәләренең кыска вакыт эчендә үтәлешен тәэмин итү зарур. Мин биредә медицина училищеларында белем алучы студентлар өчен - аена җиде мең, югары уку йортларында укучылар өчен, ординаторлар һәм аспирантлар өчен ун мең сум күләмендәге өстәмә түләүләрне күздә тотам», - дип белдерде ул Хөкүмәт утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100