news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгында пандемия чорында мәктәпләрнең эшчәнлеге турында сөйләделәр

12 төбәктәге 26 мәктәптә эпидемиологик вазгыятькә бәйле карантин чаралары саклана.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус аркасында карантинга ябылган мәктәпләр саны 26га кимегән, бу илдәге барлык мәктәпләрнең 0,07 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының «Большая перемена РФ» Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза.

17 ноябрьдә 27 мәктәп карантинга киткән дип хәбәр ителгән иде.

«Бары тик 12 төбәктәге 26 мәктәптә генә эпидемиологик вазгыятькә бәйле карантин чаралары саклана», — диелә хәбәрдә. Бу илдәге барлык мәктәпләрнең 0,07 проценты.

Карантинга ябылган аерым класслар гомуми санның 0,56 процентны тәшкил итә, диелә министрлык хәбәрендә.

18 ноябрьгә алты мәктәп карантинга киткән, җиде мәктәптә карантин төгәлләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100