news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров «Ел ректоры» илкүләм премиясе лауреаты булды

Әлеге бәйге быел Россиядә беренче тапкыр уздырыла.

Илшат Гафуров «Ел ректоры» илкүләм премиясе лауреаты булды
КФУның матбугат үзәге

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны «Ел ректоры» илкүләм премиясе белән бүләкләделәр. Бу турыда КФУның матбугат үзәге хәбәр итте.

Бәйге быел беренче тапкыр оештырылды. Җиңүчеләрне Мәскәүдә «Илкүләм проектлар һәм профессорлар җәмәгатьчелеге» форумы кысаларында тапшырдылар.

Илдәге ун ректор лауреат булды. Классик университетлар, медицина, педагогик, техник һәм мәдәният югары уку йортлары ректорларын аерым бүләкләделәр. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100