news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасы республика грантын отты

Быел «Алтынчәч» балалар бакчасына республика программасы буенча капиталь ремонт та ясалган иде.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай», Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы «Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант отты. Бу хакта район газетасы яза.

27 октябрьдә эксперт комиссиясе «Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшергән иде, диелә хәбәрдә.

«Без узган ел да республика бәйгесендә җиңеп, „Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ грантына ия булдган идек. Аңа кирәкле җиһазлар алдык. Бакчабызда татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирелә. Бакчага башка милләт балалары да яратып йөриләр һәм телләрне үзләштерәләр», — ди балалар бакчасы мөдире Зилә Җәләева.

Быел «Алтынчәч» балалар бакчасына республика программасы буенча капиталь ремонт та ясалган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100