news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйнең «Миләшкәй» бакчасы 60 еллык юбилеен билгеләп үтә

Балалар бакчасы 1960 елда ачылган.

Зәйнең «Миләшкәй» бакчасы 60 еллык юбилеен билгеләп үтә
«Зәй офыклары»

(Зәй, 19 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Елена Каштанова, Клара Срутдинова). Быел Зәй районында «Миләшкәй» балалар бакчасы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1960 елның октябрендә бакча бусагасын кечкенә балалар атлап керә. Бакчаның беренче җитәкчесе Анна Степановна Федотова була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2004 елда балалар бакчасы җитәкчесе итеп Галина Николаевна Сабарова билгеләнә. Аның һөнәри осталыгы, оештыру сәләте балалар бакчасы тормышына бик күп уңай үзгәрешләр кертте. «Миләшкәй»нең һәр почмагы балаларга карата мәхәббәт белән сулый.

2019 елда балалар бакчасы VI бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү фестивалендә катнаштык һәм «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы — 2019» бөтенроссия конкурсы лауреатлары булдык. Хәзер коллектив яшь белгечләр белән тулылана, алар оешма эшенә һәм тормышына тиз һәм бердәм рәвештә кушыла.

2018 елдан балалар бакчасы мөдире булып Елена Каштанова эшли башлады. Алдагы җитәкчеләр кебек үк, ул да, «Миләшкәй» исеме билгеле булсын өчен, бакчадагы балаларга уңайлы һәм рәхәт булсын өчен барысын да эшләргә тырыша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100