Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә дистанцион белем алуда дәресләр стандартын кертергә тәкъдим иттеләр
Инициатива авторлары өйгә бирелгән эш күләмен киметүне, шулай ук дәресләрне биремне үтәү мәҗбүри һәм рекомендация характерында булган төрләргә бүләргә тәкъдим итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә дистанцион укытуда дәресләрне үткәрү стандарты барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Алгарышлы белем бирү институты Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән хат юллаган.
Мөрәҗәгатьтә хәбәр ителгәнчә, укытуны дистанцион форматка күчерү эш процессының җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмавын күрсәткән. Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары еш кына уку материалын мөстәкыйль рәвештә узарга мәҗбүр булган, ә дәресләр форматы турында берни дә әйтелмәгән.
«Дистанцион форматның белем бирү процессының бер өлешенә әверелә баруын исәпкә алып, дистанцион дәрес үткәрү стандартын булдыруыгызны сорыйбыз», - диелә хатта.
Инициатива авторлары өйгә бирелгән эш күләмен киметүне, шулай ук дәресләрне биремне үтәү мәҗбүри һәм рекомендация характерында булган төрләргә бүләргә тәкъдим итә.
Тагын бер тәкъдим теге яки бу дәресне тулысынча мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә күчерүне тыюга кайтып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз