news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасы ачылды

Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасына 237 бала йөри.

Чаллыда капиталь ремонттан соң тагын бер балалар бакчасы ачылды
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда балалар бакчаларын ремонтлау программасы үтәлде. Шушы көннәрдә «Канәфер» 75нче балалар бакчасын ачу тантанасы узды.

Капиталь ремонтны «Евростиль» компаниясе төзүчеләре башкарды. Бакча 43 ел элек төзелгән, бу вакыт эчендә биредә капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Балалар бакчасы мөдире Айгөл Ногманова мэрга ремонтка кадәр һәм ремонттан соң барлыкка килгән аерымлыкларны чагылдыручы фотографияләрне күрсәтте.

Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасында 237 бала шөгыльләнә, шул исәптән өч яшькә кадәрге 25 бала һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 212 бала. 12 төркем формалаштырылган, шуларның өчесе — санатор төркем. «Канәфер» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр атнага өч тапкыр бассейнга йөри.

«Бүген шәһәребездә күңелле вакыйга, без яңа балалар бакчасы ачабыз дип әйтсәк тә була. Быел без мәгариф өлкәсенә 5 млрд сумга якын акча юнәлдердек. Быел үзенчәлекле рекорд куйдык — ике мәктәп төзелде. Гомумән алганда, соңгы алты елда 6 мәктәп, 20 яңа балалар бакчасы төзелде», — дип искә төшерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәр хакиме ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка иске биналар проблемаларын хәл итә торган, ремонтлар алып бару республика программасын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук биредә шәһәр бюджетыннан 3 млн 855 мең сумлык җиһазлар сатып алынган.

Тантаналы ачылыш барышында мэр әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче Виктория Абдуллинаны «Эколята — друзья и защитники Природы!» Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән тәбрикләде. 



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100