news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы тәрбиячеләренең исемнәре билгеле

«Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын Юрий Шулятьев яклаячак.

Татарстанда иң яхшы тәрбиячеләренең исемнәре билгеле
Владимир Васильев

(Казан, «Татар-информ», 19 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Татар телендә тәрбия алып бара торган 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан этабында 3 нче урын алды. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. 

Конкурста 2 нче урынны 29 нчы Балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Поморцева алды. 

Пермьдә узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшләүче Юрий Шулятьев яклаячак. Ул Татарстан этабында 1 нче урынны алды. Юрий Шулятьев Казанның Мәскәү районында урнашкан 311 нче балалар бакчасында эшли. 

Лауреатлар һәм номинантлар арасында Яшел Үзән, Әгерҗе, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Питрәч һәм Казан тәрбиячеләре бар.

Конкурста 105 тәрбияче катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100