news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талантлы мәктәп укучылары 125 мең сумлык грантка дәгъва итә ала

Быел математика, информатика һәм цифрлы технологияләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән 850 укучы грантлар алачак.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә дәүләт грантын алачак. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты буенча грантка математика, информатика һәм цифрлы технологияләр буенча 2018-2019 уку елы олимпиадаларында һәм конкурсларда җиңүчеләр яки призерлар, шулай ук әлеге профильләр буенча фәнни — тикшеренү эшләре өчен бүләкләр яки призлар алган укучылар һәм патентлар яки таныклыклар алган укучылар дәгъва итә ала», - диелә хәбәрдә.

Катнашу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Агымдагы елда Россиянең 850 укучысына грантлар бирү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100