Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәдиф Җамалетдинов: Яңа уку елында мөгаллимнәребез дистанцион формада укытырга әзер
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры яңа уку елын беренче сентябрьдә башланачагын әйтте.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов мөгаллимнәрнең яңа уку елы гадәти формада булмаса, дистанцион форматта укытырга әзер булуын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Әлегә төгәл җавап биреп булмас, чөнки республикабызда да һәр атна саен хөкүмәтебезнең яңалыклары чыгып тора. Әгәр дә мондый вазгыять дәвам итсә, укуларны сентябрьдән гадәти форматта башлап җибәрербез дип уйлыйм. Әмма, күреп торасыз, Кытайда коронавирусның икенче дулкыны башланып китте. Безгә дә, Россиягә дә әйләнеп кайтмас дигән фараз юк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз