Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Филология институтында фин технологиясе буенча эшләнгән яңа аудиторияләр әзерләнгән
Институт директоры әлеге аудиторияләрнең Европа таләпләренә 100 процент туры килүен әйтте.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 15 яңа аудитория булдырылган. Андагы җиһазлар Финляндиядән кайтарылган һәм фин технологиясе буенча эшләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
«Студентлар һәм мөгаллимнәр дистанцион форматта гына эшләсәләр дә, хуҗалык эше юнәлешендәге хезмәткәрләр, төзүчеләр үз эшләрен башкарып килде. Яңа уку елына без унбиштән артык яңа аудиторияләр әзерләдек. Алар, иң беренче чиратта, педагогик кадрлар әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Бу — Европа таләпләренә 100 процент җавап бирә торган аудиторияләр», — диде ул.
Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, җиһазлар иң соңгы технология буенча җитештерелгән. «Теләгегез, мөмкинлегегез булса, без сезне уку йортыбызда көтеп калабыз. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нәкъ менә аларның матди ярдәме белән без әлеге аудиторияләрне төзекләндердек һәм җиһазладык», — дип сөйләде директор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз