news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИ биремнәре вариантлары һәркемгә индивидуаль булачак

Бу яңалыклар күчерү проблемасын бетерергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы биремнәренең вариантлары индивидуаль булачак. Шул хакта Хөкүмәтнең мәгариф өлкәсендәге сәясәт турында Федераль Җыенга булган докладында әйтелә. Бу хакта «Известия» яза.

БДИ һәм ТДИ компьютер формасына күчәчәк, бу автомат рәвештә шәхси вариантлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Үзгәрешләр күчерү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр дип көтелә. 

Экспертлар фикеренчә, мондый технологияләр шулай ук мәктәп олимпиадаларын үткәргәндә дә кулланыла ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot