news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көллиятләренә укуны көндезге форматта дәвам итәргә рөхсәт бирделәр

Урта һөнәри белем бирү системасы өчен уку елы 30 июньдә төгәлләнәчәк.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары 19 майдан укуны өлешчә көндезге форматта дәвам итә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта илдә һәм республикабызда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне регламентлаучы норматив-хокукый актлар нигезендә, вирустан саклану буенча тиешле процедуралар һәм чараларны үтәгән очракта, урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыту процессын өлешчә көндезге режимга күчерергә рөхсәт ителә», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта искәртүләренчә, һөнәри белем бирү оешмасы «белем бирү программаларының аерым структур өлешләре» өчен көндез укыту процессын яңадан башлау турында үзе карар кабул итә. Бу очракта муниципаль берәмлектәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алырга һәм барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәргә кирәк.

«Бүгенге көндә остаханәләрдә, лабораторияләрдә һәм җитештерү участокларында студентлар тарафыннан турыдан-туры үтәү таләп ителгән практик эшләрне үткәрү мәсьәләсе кискен тора», - дип искәрттеләр ведомствода.

Техникум һәм көллиятләр өчен уку елы 30 июньдә төгәлләнәчәк. Кабул итү кампаниясе, гадәттәгечә, 1 июньдә башлана.

  • 19 марттан һөнәри белем бирү системасында укыту процессы дистанцион формада үткәрелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100