news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә университетларда бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен карыйлар

Әлегә бу мәсьәләне хәл итүдә ахыргы карар кабул ителмәгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында магистратурада һәм аспирантурада бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен карый.

Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хәзер без югары белем бирү системасына, университетларга һәм фәнгә ярдәм итү чараларын җентекләп анализлыйбыз. Бакалавриат тәмамлаучыларга быел бюджет урыннарында белем алу өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр булдыру тәкъдиме карала», — диде Фальков.

Әлеге фикерен ул «Россия классик университетында педагогик белем бирү»форумының йомгаклау сессиясендә әйткән.

Моның өчен магистратура һәм аспирантура тармакларында өстәмә бюджет урыннары булдыру мөмкинлеген аерым өйрәнәләр.

«Шул исәптән педагогик юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча да. Бу мәсьәләне хәл итүдә ахыргы карар кабул ителмәгән, әмма без бу хакта фикер алышкан барлык мәйданчыкларда әлеге тәкъдимнәр хупланды», — ди министр.

Ул искәрткәнчә, «карар ике-өч атна эчендә рәсмиләштереләчәк». Аның сүзләренә караганда, быел аспирантурадагы урыннар өчен мең урынга артыграк исәпләнгән күләмдә акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100