news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга әзерлеген тикшерде

Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында укуны сыный башладылар.

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга әзерлеген тикшерде
tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дистанцион белем алуга (ул коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен кертелә) әзерлекне тикшерү өчен Казанның 131 нче лицеенда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа форматка вакытлыча күчү белем бирүнең сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар төгәлләнгәнче – 1 апрельгә кадәр әлеге системаны җентекләп тикшерергә йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында укуны сыный башладылар. Белем алуның мондый формасы бер үк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 19-21 март көннәрендә дистанцион формада дәресләр үткәреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Мәктәп укучылары өйрәнелгән материалны кабатлаячак һәм күнекмә рәвешендә дәресләр үткәрәчәк. Язгы каникуллар 31 мартка кадәр дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100