news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИИ республиканың дини уку йортлары студентлары арасында әдәби конкурс үткәрә

Иҗади эшләр поэзия һәм проза номинацияләрендә кабул ителә

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Россия ислам институты Татарстанның югары һәм урта дини белем бирү йортлары студентлары арасында әдәби конкурс уздыра. Бәйге студентларның гомуми белем дәрәҗәсен күтәрү, иҗади мөселман яшьләре арасында сәләтлеләрне билгеләү һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максаты белән үткәрелә.

Иҗади эшләр 27 апрельгә кадәр поэзия һәм проза номинацияләрендә lk-riu@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Күләме 10 биттән артмаган әсәрләр татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган булырга мөмкин. 28 апрельдән 11 майга кадәр аларны бәяләү күздә тотыла. Конкурска нәтиҗәләр 15 майда ясала. Катнашучыларның әсәрләре тупланган җыентык бастыру планлаштырыла. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot