news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«TATZET» электрон платформасында 42 татар сүзлеге тупланган

Әлеге ресурстан авыл, шәһәр, елга исемнәренең рус теленнән татар теленә дөрес тәрҗемәсен дә табарга була.

«TATZET» электрон платформасында 42 татар сүзлеге тупланган
Владимир Васильев

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтында урнашкан «TATZET» электрон платформасында 42 татар сүзлеге тупланган.

«Без традицион китап эшләү белән генә чикләнмибез, хезмәтләребез интернетка да күчә башлады. „TATZET“ дигән зур электрон тупланма платформа эшләдек. Безнең бөтен электрон эшләнмәләребез шушы платформада урын алды», — диде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.

Иң беренче чиратта, платформада татар сүзлекләренең электрон фонды урнаштырылган. Бүгенге көндә анда 42 берәмлек сүзлек тупланган. Интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркем татар сүзлекләреннән бушлай куллана ала.

«Бу бик уникаль проект. Эзләү басмасына кызыксындырган сүзне кертеп, бер юлы 42 сүзлектә булган мәгълүматны алып була. Ел саен без анда 4-5 яңа сүзлек кертеп барырга тырышабыз», — диде Олег Хисамов.

Шушы ук платформага Татар теленең этимологик сүзлеге, Татар халык сөйләшләренең электрон атласы, «Туган тел», «Татар матур әдәбияты» корпуслары урнаштырылган. «Туган тел» корпусына 150 миллионнан артык әдәби кулланышта булган татар сүзе тупланган.

Татарстан Республикасы топонимнар каталогы аерым игътибарга лаек. Каталогка җиде меңнән артык шәһәр, авыл, елга һәм республиканың башка географик атамалары кергән. Авыл исемнәренең рус теленнән татар теленә дөрес тәрҗемәсен әлеге ресурстан табарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100