news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар теленең яңа фразеологик сүзлеге төзелә

Узган гасырда Нәкый Исәнбәт төзегән ике томлыктан соң, мондый сүзлек башка эшләнмәгән булган.

Татарстанда татар теленең яңа фразеологик сүзлеге төзелә
Владимир Васильев

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар теленең өч томлык яңа фразеологик сүзлеген төзи.

«Бүгенге көндә без татар теленең фразеологик сүзлеген төзибез. Ул өч томда булыр дип көтелә. Нәкый Исәнбәтнең ике томлыгы чыкканнан соң, мондый сүзлекнең эшләнгәне юк иде», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Сүзлекне төзүче галим басманың якынча өч елдан чыгасын әйтте.


Татарча Википедиядә Нәкый исәнбәтнең Татар теленең фразеологик сүзлеге ике томда 1989, 1990 елларда чыккан дип күрсәтелгән.

XX гасыр урталарында фразеологик сүзлекләр Җәләй Л., Борһанова Н. Б., Мәхмүтова Л. Т. Әхәтов Г. X. кебек авторлар тарафыннан төзелгәне мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot