news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Әхмәтҗанова: Татарстанда туган телләргә игътибар артты

Балалар бакчаларына, бик күп мәктәпләрнең беренче сыйныфларына татар төркемнәре тупланган.

Лилия Әхмәтҗанова: Татарстанда туган телләргә игътибар артты
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Районнарда милли мәгариф өчен район башлыгы җавап бирә башлагач, туган телләргә игътибар арткан.

«Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиянең төзелүе бик кирәкле адым булды. Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов зур авторитетка ия кеше. Аның туган телләргә карата һәр район башлыгының игътибарын арттыруы безгә зур ярдәм итте», — диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

Элек милли мәгариф өчен җаваплылык методистлар җилкәсендә генә булса, бүгенге көндә җаваплылык район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бу фикерне Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясендә «Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Балалар бакчаларына, бик күп мәктәпләрнең беренче сыйныфларына татар төркемнәре тупланды. Милли балалар бакчалары ныклы күзәтүгә алынды. Агымдагы уку елында татар телен сайлаган балалар саны кимемәде. Бу да яхшы күренеш. Билгеле, җиденче сыйныфка кадәр русча укыган балаларда тиз генә үзгәреш тоеп булмый. Мин башланган эшнең уңай нәтиҗә бирәсенә ышанам», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Татарстанда татар теленнән һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр булдырылды. Алар кызыклырак һәм бала өчен җиңелрәк эшләнде. Министрлык вәкиле сүзләренчә, рус телле балалар да «Сәлам» дәреслекләре белән бик теләп эшли, татарча сөйләшә алуга ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100