news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй муниципаль хакимият җитәкчелеге X–XI сыйныф укучылары белән белән очрашты

Очрашу «Турыдан-туры аралашу сәгате» формасында оештырылды.

Зәй муниципаль хакимият җитәкчелеге X–XI сыйныф укучылары белән белән очрашты
http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/razif-krimov-ukymyycha-gyna-diplom-ala-torgan-chor-bette

(Зәй, 19 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәйнең 4нче мәктәбендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында үзенчәлекле чара үтте. Муниципаль хакимият җитәкчелеге X–XI сыйныф укучылары белән белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашу «Турыдан-туры аралашу сәгате» формасында оештырылды. Укучылар белән аралашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

Район башлыгы, аралашуны башлап, укучыларга кыскача районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул чыгышында һәр тармакта уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте, шулай ук шәһәрдә эре предприятиеләр эшчәнлеге, аларда хезмәт куючыларның айлык уртача хезмәт хакы, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм башка мәсьәләләргә тукталды.

Төзү эшләре апрель аенда башланырга мөмкин. Төзелештә меңнән артык кешенең эшләве планлаштырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot