Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскида беренче мәктәп рестораны ачарга җыеналар
2022 елда Тихоново авылында 250 укучыга исәпләнгән мәктәп белән бергә балалар бакчасы төзелә башлаячак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда Менделеевскиның беренче гимназиясендә азык-төлек блогын реконструкцияләгәннән соң беренче мәктәп рестораны ачылачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев сөйләгәнчә, Менделеевск районында мәгариф өлкәсендә реформа булачак, ул балалар бакчасы, мәктәп, гимназия, лицей һәм хәтта химия буенча үткәрелә торган олимпиадаларга да кагылачак.
2022 елда Тихоново авылында 250 укучыга исәпләнгән мәктәп белән бергә балалар бакчасы төзелә башлаячак. Шулай ук өченче мәктәп базасында «Аммония» лицее төзү планлаштырыла, анда укучыларны профильле көллияттә укырга әзерләячәкләр. Шулай ук Менделеевскида кадрлар җәлеп итү эше дә көчәйтеләчәк.
«Без Менделеевск районында мәгариф системасын тулысынча реформалаштырырга телибез. Стеналар — бер нәрсә. Укытучыларның сыйфатлы белем бирүе, кадрларны җәлеп итү бар бит. Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән 5 мең квадрат метр аренда торагы төзелешен планлаштырабыз. Табибларның, укытучыларның, Карпов химзаводының барлык тармакларының аренда торагына ихтыяҗына тирән анализ ясыйбыз», — дип сөйләде Радмир Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз