news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре уздырылачак

Чараларны уздырганда Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода әйтүләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган, әмма бу «балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел».

«Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк», — диделәр министрлыкта.

Быел Кремль чыршы булмаячак, ә Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк, шулай битлек кию мәҗбүри булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot