news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укытучыларның мәктәптә битлек киеп йөрүе һәр төбәктә аерым билгеләнәчәк

Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдән барлык укытучылар да шәхси саклану чаралары кияргә тиеш дигән күрсәтмә бирмәгән.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Мәктәптә укытучылар мәҗбүри рәвештә битлек киеп йөрергә тиеш дигән гомуми күрсәтмә юк. Урыннардагы эпидемиологик вәзгыятькә карап, моны һәр төбәк аерым хәл итә. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«1 сентябрьдән илдәге барлык укытучылар битлек киеп йөрергә тиеш дигән күрсәтмә юк», — диелә хәбәрдә.

Шәхси саклану чаралары куллану ихтыяҗы урыннарда коронавирус белән вәзгыятькә бәйле. «Бу сорау төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хәл ителәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода. 

news_right_1
news_right_2
news_bot