news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә кемнәрнең битлек кияргә тиешлеген аңлаттылар

Укучылар ата-аналар теләге булган очракта битлек киеп йөри ала.

 Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә кемнәрнең битлек кияргә тиешлеген аңлаттылар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә техник персонал һәм азык-төлек әзерләүче персонал мәҗбүри битлек киеп йөрергә тиеш. Балаларга битлек кию мәҗбүри түгел. Әгәр ата-аналар үзләре бала битлек кияргә тиеш дип санаса гына — ата-аналар үзләре хәл итә», - диде спикер.

Укытучыларга сыйныфларда саклагыч маскалар кияргә кирәкми, әмма коридорларда һәм сыйныфтан сыйныфка күчкәндә ТР буенча Роспотребнадзор саклану чараларын кулланырга киңәш итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100