news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида яшәүче татар егете рус теленнән БДИда 100 балл җыйган

Заволжье районы мәктәпләрен тәмамлаган ике укучы гына быел Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь булган 100 баллны җыйган.

Ульяновскида яшәүче татар егете рус теленнән БДИда 100 балл җыйган
http://emetul73.ru.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Заволжье районының 17нче мәктәбен тәмамлаучы татар егете Ренат Мөдәрисов рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Заволжье районы мәктәпләрен тәмамлаган ике укучы гына быел Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь булган 100 баллны җыйды. 44нче гимназиядән Анна Разживина белән 17нче мәктәптән Ренат Мөдәрисовны рус теле буенча югары балларга ия булулары уңаеннан котлыйбыз», — дип хәбәр итә район хакимияте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100