Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү расписаниесе һәм тәртибе расланды
БДИның төп чоры барлык процедураларны да сынап карау өчен сынау имтиханыннан башланачак.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе расланды. Россия төбәкләрендә БДИ бердәм расписание буенча узачак, ул сынау имтиханы, төп һәм өстәмә чорларны күздә тота. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.
"БДИның төп чоры 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнарыннан башлана, аның барышында барлык имтихан процедуралары сыналачак», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны 3 июльдән тапшыра башлаячак. Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ узачак. 6 һәм 7 июльдә — рус теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә-биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) БДИ булачак. Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше 22 һәм 23 июльгә планлаштырылган.
Резерв көннәре 24 июльгә (рус һәм чит телләрдән тыш) һәм 25 июльгә (барлык фәннәр буенча) билгеләнгән. Җитди сәбәпләр аркасында июль аенда БДИ тапшыра алмаучылар өчен август аенда өстәмә чор каралган.
3 августта география, әдәбият, информатика, биология, тарих һәм чит телләр (телдән), 5 августта — рус теле, 7 августта — җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика, чит телләр (язма өлеш) буенча БДИ узачак. Барлык фәннәр буенча имтиханны резерв көнендә — 8 августта тапшырырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз