news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханга керү өчен коронавируска тест узмаячак

Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест ясамыйлар.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм оештыручыларга Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест узарга кирәк булмый. Бу хакта туры эфирда Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анзор Музаев әйтте.

«Роспотребнадзор һәм Рособрнадзор методичкаларында мондый киңәш юк. Ягъни, массакүләм рәвештә анализлар бирү, үзең белән белешмәләр алып килү мәҗбүри түгел, мондый таләп юк. Шуңа күрә тынычлап имтиханга әзерләнегез, үзегез белән паспорт һәм гельле кара ручка алырга онытмагыз», — диде Музаев туры эфирда чыгарылыш укучыларының сорауларына җавап биреп. 

Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларга да коронавируска тест узарга кирәкми диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100