news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның тугыз районында мәктәп ашханәләре хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк

Алты мәктәп туклану предприятиесе бүген хәләл стандартына туры килү турында сертификат алды.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Яңа уку елыннан Башкортстанның тугыз районында балалар хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк.

Чишмә, Дәүләкән, Архангельск, Нуриман, Иглин, Яңа Балакатай, Благовар, Салават, Мияки районнарында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтә торган алты мәктәп туклану предприятиесе бүген хәләл стандартына туры килү турында сертификат алды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Предприятие хәләл туклану нормаларына производство циклын Башкортстан Диния нәзарәте каршындагы Хәләл индустриясен үстерү үзәге белән берлектә үткәрде. Үзәк халыкара таләпләр буенча сертификацияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100