news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ата-аналарны чыгарылыш чарасына кертү мәсьәләсен карыйлар

Радий Хәбиров балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыгарылыш чарасына коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыгарылыш чарасына коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга вәгъдә итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге чыгарылыш чаралары вакытында чикләү чараларын йомшарту турында тәкъдим белән чыкты. Башкорт «бердәмроссиялеләре» чараны урамда яки бинада үткәргәндә дистанцияне үтәү һәм битлектә булу да җитә, дип искәртте. 50дән артык кеше булган биналарда үткәрелә торган чаралар өчен, йогышлы авырулар булмау турында терапевттан белешмә дә алырга кирәк.

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз битендә халык фикеренә һәрвакыт колак салуын әйтте, әмма «тәкъдим медицина җәмәгатьчелеге белән эксперт фикер алышуын таләп итә». «Мәсьәләне оператив штабның якындагы утырышында караячакбыз һәм нигезле карар кабул итәчәкбез», - дип язды республика башлыгы.

Элегрәк Башкортстан оператив штабы ата-аналар соңгы кыңгырау бәйрәменә һәм чыгарылыш чараларына Covid-19га каршы вакцинация турында сертификат яки бу инфекциягә каршы антитәнчекләр булу турында белешмә булган очракта бара алачаклар, дигән карар кабул иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100