Татарстан студенты WorldSkills Russia — 2018 чемпионатында җиңде

Виктор Марков “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясендә лидерлык позициясен алды.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан студенты “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) — 2018 VI илкүләм чемпионатында “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясендә җиңде. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 12-17 майда Башкортстан Республикасы Сибай шәһәрендә узды.

Виктор Марков Казан төзелеш көллиятендә белем ала. Студентның ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән.