news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин авыл мәктәбендә дөньякүләм проектлар ясарга өйрәтте

Актаныш гимназиясендә тормышка ашырылган һәр проект танылган татар шәхесе исеме белән аталган.

Айдар Шәйхин авыл мәктәбендә дөньякүләм проектлар ясарга өйрәтте
Гөлназ Хәбибуллина

(Чаллы, 18 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә Татар китабы йорты директоры, «Гыйлем» үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин авыл мәктәбендә дөньякүләм белем бирү, ТED форматындагы чаралар оештыру тәҗрибәсе белән бүлеште. Актаныш гуманитар гимназиясендә тормышка ашырылган масштаблы проектлар турында сөйләде.

  •  TED — дөньякүләм конференцияләр оештыручы платформа. Бу форматта чаралар оештырырга теләүчеләр ТЕD берләшмәсеннән лицензия алырга тиеш. Әлеге очрашуларга дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушылып була.

Айдар Шәйхин үзе дә әлеге гимназияне тәмамлаган, соңыннан укыган мәктәбендә берничә ел эшләп алган. «Әле без укыган вакытта ук ТED форматында проектлар әзерләп, аларны 2-3 минутлык чыгыш буларак тәкъдим итә идек. Узган ел без аны рәсми рәвештә оештырырга лицензия алдык. Бу — барлык кагыйдәләрен үтәп, видеога төшереп оештырылган беренче рәсми, татарча ТEDх булды», — дип әйтте Айдар Шәйхин лекторийда. 

Укучылар «Билгесезлек» темасына чыгышлар әзерләгән. Конференциядә гимназия укучыларыннан тыш, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән балалар да катнашкан. 

Спикер фикеренчә, мондый чаралар укучыларның карашларын киңәйтү, башкалар алдында чыгыш ясарга, аралашырга өйрәнү өчен мөһим. TEDх өчен лицензия бушлай бирелә, гаризаны 2-3 ай алдан язарга кирәк. Шулай ук бу формат төшергән видеоларны TED каналына куеп булу белән кызыклы. «ТЕD каналга 27 млн кеше язылган. Аларның барысы да синең чыгышыңны күрә һәм синең белән аралаша ала. Бу укучылар өчен шәп мотивация булды», — диде Айдар Шәйхин. 

Ул шулай ук Актаныш гимназиясендә тормышка ашырылган «Һарунфест» фән фестивале, «Шәхесләр», «Рәмиевлаб», «Шекспирны татарча» проектлары, Иске Кормаш авылындагы «Шимбә мәктәбе» турында мәгълүмат бирде. Һәр проектның танылган татар шәхесе исеме белән аталуын әйтте.

Айдар Шәйхин фикеренчә, масштаблы проектлар барып чыксын өчен яхшы фикердәшләр табарга һәм кызыклы идеяләрне күрә белергә кирәк. Шулай ук башкаларның тәҗрибәсен күзәтү бик файдалы. «Безнең гимназиядә тормышка ашырылган проектларның күбесе — каядыр булган чараларның җирле шартларга туры китерелгән күчермәсе», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100