news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган беренче фәнни эзләнү конференциясе узды

Конференцияне 171 нче мәктәп оештырды.

Казанда Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган беренче фәнни эзләнү конференциясе узды
Кирилл Буздалов фотолары

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган «Очар кошлар юлын эзләр» дигән I ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Конференцияне Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Совет районы мәгариф бүлеге, «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәге» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе, 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.

Конференциядә филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов,шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова чыгышлары булды. Әдәбият сөючеләргә Зиннур Хөснияр әсәрләреннән өзекләр укылды, укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Әдипнең якташлары истәлекләре белән уртаклашты, дип хәбәр итте оештыручылар.

Секция эшендә актив катнашкан укытучылар һәм укучыларга Мәгариф идарәсеннән дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-прига Биектау районы Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары Сабирова Әминә Рәниф кызы, Мәрдәнова Эльвина Эльмир кызы, җитәкчеләре Лотфуллина Люция Әдһәм кызы лаек булды, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100