Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы башкарма комитеты: Балалар бакчалары карантинга ябылмаячак
Чаллы укучылары каникулларга билгеләнгән сроктан ике көнгә алдан китәчәк, педагоглар укучыларны имтиханнарга әзерлек кысаларында өстәмә дәресләр үткәрү өчен генә җыячак.
(Чаллы, 18 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты каникуллар башлануны иртәрәк вакытка күчерүнең ничек башкарылачагын аңлатты.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә Чаллы укучылары язгы каникулларга иртәгә үк китәчәкләрен хәбәр итте. Мәктәп администрацияләренә элек укучыларның кыска вакытлы ялы вакытында әзерләнгән чаралар планын минимальләштерергә һәм аларны үткәрү урыны мәктәпләрдә булганнарына юнәлдерергә йөкләнде.
Мәктәп укучыларын аз санлы төркемнәр белән җыярга тәкъдим ителә. «Нигездә, бу имтиханнарга әзерлек белән бәйле өстәмә дәресләр булачак», — дип аңлатты башкарма комитет вәкиле.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә килгәндә, алар гадәти режимда эшләячәк. «Балалар бакчалары карантинга ябылмый. Бу, беренче чиратта, балалар бакчалары ябылганнан соң, әти-әниләрнең нинди хәлдә калачагы белән бәйле. Барысы да эшли, һәркемнең үз вазифасы бар», — диде Хәлимов.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары мәктәпкәчә учреждениеләрдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрнең тулы күләмдә үтәлүен искәртте. Барысы да барлык куркынычларны да минимумга җиткерү өчен эшләнә. «Балалар бакчалары шулай да чагыштырмача ябык төр учреждениеләрдән гыйбарәт, аларда элемтәләр педагоглар һәм балаларның билгеле бер даирәсе белән чикләнгән. Бу да мөһим фактор булып тора», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз