Сарманның Петровка Завод мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә

Ул бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгутуга юнәлдерелгән

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Март аенда Сарманның Петровка Завод авылы мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп"декадасы үтә. Декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә. Ул бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тыгыз бәйләү максатыннан оештырыла.

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә "Әти, әни һәм мин – спортчан гаилә" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылардан төзелгән "Ак Барс" һәм әти-әниләрнең "Ракета" командалары үзара көч сынаштылар. Ярыш "Колакны тап, борынны тап" уены белән башланып китте. Уен укучыларның "Ак Барс" командасы файдасына 14:11 исәбе белән тәмамланды. Өченче сыйныфта "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены, дүртенче сыйныфта "Гаилә учагы", бишенче сыйныфта "Безнең дус гаилә", алтынчы сыйныфта "Әти, әни һәм мин – дус гаилә" бәйгеләре узды, дип хәбәр итә “Сарман” басмасы.