news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә фән елында Актаныш гимназиясе укучылары рекорд куйды

2020 елда гимназия Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика этабында 56 призлы урын ала.

Россиядә фән елында Актаныш гимназиясе укучылары рекорд куйды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). Актаныш гимназиясе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика этабында 60 призлы урын алган, бу әле чик түгел. Математика, технология, геология фәннәре олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бу сан тагын да артыр дип көтелә.

«Бүләк» укыту үзәге булдырыла, һәр фән буенча укучылар республика югары уку йортлары мөгаллимнәреннән өстәмә дәресләр, мастер-класслар ала. 2020 елда гимназия Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика этабында 56 призлы урын ала.

Һәрчак үсештә эшләүче гимназиягә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов быелгы уку елында төбәк һәм республика олимпиадасында 60 призлы урын алу бурычын куйды. 167 укучысы булган гимназия өчен бу кадәр җиңү яулау гайре табигый — үтәп чыгалмас дәрәҗәдәге бурыч иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100