news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Әхмәтҗанова: Татар мәктәбендә уку миңа югары белем алырга комачауламады

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе бүгенге көндә укытучыларның җитәрлек икәнен һәм татар телендә белем бирергә теләгән 386 студент бюджет хисабына укыганын әйтте.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар мәктәбендә уку аңа югары белем алырга һәм эшләргә комачауламавын әйтте

«Үзем татар мәктәбендә укыдым, югары белем алырга комачауламады ул. Бүгенге көндә рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, эшлим. Туган телне белүемнең миңа комачаулаганы юк. Киресенчә, никадәр күбрәк тел белсәң, шулкадәр яхшырак», — диде журналистларга Лилия Әхмәтҗанова Татарстан Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдән соң.

Бүген Фәннәр академиясендә «Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Лилия Әхмәтҗанова Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның торышы белән таныштырды

«Безнең өчен ата-аналарның туган телнең кирәк икәнен аңлавы бик мөһим. Балага туган телдә белем бирү өчен әти-әнинең ризалыгы кирәк. Без бик зур күләмдә акчалар түгеп татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр әзерлибез. Әти-әниләр битараф булган очракта, алар белән укучы булырмы? Төп мәсьәлә — ата-ананың туган теленә карата битараф булмавы», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе бүгенге көндә укытучыларның җитәрлек икәнен, татар телендә белем бирергә теләгән 386 студент бюджет хисабына укыганын әйтте. Милли мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. Татар мәктәпләренә интерактив җиһазлар кайтару өчен 21 млн сум акча бирелгән.

«Милләтебез нәрсәләр генә күрмәгән, әмма телебезне саклап калган. Югалту бик тиз, ләкин югалтканны кире кайтару авыр», — дип мөрәҗәгать итте журналистларга Лилия Әхмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100