news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән

Олимпиадада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар чакырыла.

Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә - Халыкара туган телләр көнендә - Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге бинасында татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының сайлап алу туры узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә белдерелә.

Олимпиадада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

Үзең белән шәхесне раслый торган таныклык алып килергә кирәк. Сайлап алу туры 15.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot