news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортларында документларны 20 июньнән кабул итә башлыйлар

Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе быел 20 июньдә башлана.

«Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтәсе белгеченә сылтама белән ТАСС.

Аның сүзләренчә, бу Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укырга керәчәк абитуриентларга кагылачак. Укырга керү турындагы мәгълүмат 9 августта билгеле булачак.

Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала — уку йортына килеп, почта аша, мәгариф учреждениесенең мәгълүмати системалары ярдәмендә яки «Поступление в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100