news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Татарстанда бөтен мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелде

Кайбер мәктәпләрдә Wi-Fi булмау аркасында укытучылар глобаль челтәр мөмкинлекләрен дәрестә куллана алмый икән.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада бөтен мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелүен әйтте.

«Татарстан бөтен мәктәпләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин иткән беренче төбәк булды. Мең ярым бала укый торган мәктәп булсынмы, илле балалы авыл мәктәбе булсынмы — йөз процент интернетка тоташкан», — диде Айрат Хәйруллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, элемтә чыбыгы һәр уку йортына килеп җитсә дә, кайбер авыл мәктәпләрендә чыбыксыз гына интернетка тоташып булмый икән. Wi-Fi булмау аркасында укытучылар глобаль челтәр мөмкинлекләрен дәрестә куллана алмый. Чираттагы бурыч — һәр мәктәптә Wi-Fi челтәрен булдыру.

«2022-2023 елларда бер млрд сумнан артык акча мәктәпләрдә Wi-Fi челтәрен булдыруга биреләчәк. Теләсә кайсы укытучы ноутбугын проекторга тоташтырып, дәресне кызыклырак итеп үткәрә алачак», — диде Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин цифрлаштыру елы кысаларында кайбер зур оешмаларның мәктәпләргә бүләк ясарга җыенуларын әйтте. Аның сүзләренчә, быел «Ак Барс» банкы укытучыларга 24 мең ноутбук бүләк итәчәк. Моның өчен оешма бер млрд сум акча бирергә ниятли. Министр яңа ноутбукларның әлеге банк аша хезмәт хакы алучыларга гына каралганын искәртте.

«Башка оешмаларны да шушындый иганә акциясенә кушылырга чакырабыз», — диде Айрат Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100