news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатны ике фән нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов тугызынчы сыйныф укучыларына аттестат бирү турында сөйләде.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатларны ике мәҗбүри фән — рус теле һәм математика нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр.

«Сайлау предметлары буенча гомум дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Әлегә имтиханнар май ахырына планлаштырылган. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук үзләре сайлаган бер уку предметы буенча контроль эш үткәреләчәк», — дигән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге контроль эшләрнең нәтиҗәләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясаячак. Контроль эшләрне үткәрүне төбәк мәгариф органнары яки мәктәпләр билгеләячәк.

Кравцов югары уку йортларына керергә җыенмаган 11 сыйныф укучылары БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачагын искәртте. 

Югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә аттестат алу өчен рус теленнән, шулай ук укырга керү өчен кирәк булган фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру да җитә. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100