news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда татар телендә белем бирүче йөз укытучы иллешәр мең сум грант откан

Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант бирү өчен бәйге нәтиҗәләре игълан ителде.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» бәйгесе кысаларында 50 мең сум күләмендә билгеләнгән грантка 100 укытучы лаек булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы быел 1 — 15 декабрьдә «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» бәйгесен уздырды.

Грант откан йөз педагог арасында Татарстанның 31 муниципаль берәмлегеннән 23 төрле фән укытучысы, 15 башлангыч сыйныф укытучысы, 62 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар.

Бәйгедә төрле фәннәрне татар телендә укытучы беренче һәм югары категорияле педагоглар, шул исәптән татарча белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, катнашты.

Бәйгедә көч сынашырга барлыгы 368 укытучы теләк белдерде. Шулар арасында төрле фәннәрне укытучылар — 93 (25,3 процент), башлангыч сыйныф укытучылары — 68 (18,5 процент), татар теле һәм әдәбияты укытучылары — 207 (56,2процент), диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100