news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Елның беренче сыйныф укучысы» бәйгесе узды

«Елның беренче сыйныф укучысы» бәйгесе 22 нче тапкыр үткәрелә.

(Яшел Үзән, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә Елның беренче сыйныф укучысын билгеләделәр. Елның беренче сыйныф укучысы А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейдан Никита Скворцов булды

Быел шәһәр һәм районнан 14 мәктәп катнашты. Районны Васильево, Осиново һәм Карамалы Тау мәктәпләре тәкъдим итте.

Бәйге визитка, интеллектуаль этап, иҗади этапта уза.

Бәйге Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

Барлык балалар да визиткалар һәм кызыклы иҗади номерлар күрсәтте. Җырлар, биюләр, нәфис гимнастика һәм хәтта химик тәҗрибәләр дә бар иде, диелә хәбәрдә.

«Елның беренче сыйныф укучысы» бәйгесе 22 нче тапкыр үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100