news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар

Казан һәм Менделеевск мәктәпләрендә – дүртәр, Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган.

Татарстанда ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар
pixabay.com

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның өч мәктәбендә – дүрт, Менделеевск районындагы мәктәптә – тагын дүрт һәм Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган.

«Министрлык көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстан мәктәпләрендә иртәнге фильтр үткәрелә, сыйныф бүлмәләре даими рәвештә җилләтелә һәм җыештырыла. Бер бүлмәдә балаларның күпләп җыелуына юл куелмый, укытучылар битлек режимын сакларга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100