news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин эшләнмәгән эшне дәреслекләрнең кыенлыгына сылтамаска өнди

«Укучы кызыгып, татар телен сайлап алырлык дәреслекләр бар», — диде министр урынбасары.

Илсур Һадиуллин эшләнмәгән эшне дәреслекләрнең кыенлыгына сылтамаска өнди

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәреслекләр авыр дип кенә, эшләмәгән эшне шуңа сылтау дөрес түгел. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» га биргән интервьюда шулай дип белдерде.

«Гел дәреслекләр, технология авыр, методика начар дип кенә эшләмәгән эшебезне шуларга сылтап утыру дөрес түгел ул. Укытучының теләге булса, яхшы эшли икән, дәреслек ул аңа өстәмә бер ярдәмлек кенә», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль реестрга кертелгәнен, 79 дәреслек татар теленә күчерелгәнен искәртте. Бу башка фәннәрне татар телендә өйрәнүче мәктәпләр өчен эшләнелгән дәреслекләр.

«Укучы кызыгып, татар телен сайлап алырлык дәреслекләр бар. „Сәлам“ — коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләнгән дәреслек. Аның белән эшлибез, ул башлыча татарчаны авыррак белгән балалар өчен эшләнгән. Хәйдәрова, Нигъмәтуллина дәреслекләре бар. Күп алар. Фәннәр академиясе һәм ИЯЛИ галимнәре 1-4 класслар өчен укытучылар белән берлектә заманча дәреслекләр эшләделәр, алар чыкты», — диде министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, хәзер югары сыйныфлар, 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр, шулай ук «Сәлам» не әзерләү буенча эш уздырыла.

«Әти-әниләр теләге белән кайбер фәннәр ике телдә алып барыла, әмма кайберәүләрнең физиканы, химияне, математиканы татар телендә укытырга кирәкме икән дигән шөбһәләре бар. Без ирек бирергә тиешбез: татарча укытырга теләгән татарча укыта, русча укытырга теләгәне русча укыта, шуңа күрә безнең дәреслекләр булырга тиеш. Цифрлы платформалар шулай ук татар телендә булырга тиеш», — диде Илсур Һадиуллин.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100