news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртте

Мәгариф һәм фән министрлыгы бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады, алар 2021/22 елдан үз көченә керәчәк.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән министрлыгы бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады, алар 2021/22 елдан үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер бер-берсенә якын берничә белгечлек яки юнәлеш буенча бердәм конкурс үткәрергә рөхсәт ителә. Ведомствода аңлатуларынча, бу киң катлау белем бирү программалары буенча иң әзерлекле абитуриентларны сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук югары уку йортлары абитуриентлар сайлавы буенча берничә фәннән керү сынауларын билгели алачак. Уку йортлары өчен бу иң яхшы абитуриентларны сайлап алырга мөмкинлек бирә. Абитуриентлар өчен — БДИ нәтиҗәләренең төрле җыелмасы белән керү мөмкинлекләрен киңәйтү дигән сүз. Министрлык сүзләренчә, бу яңалыкка мәгълүмати технологияләр өлкәсе юнәлешләренә кабул иткәндә ихтыяҗ бар.

Моннан тыш, югары уку йортлары урта һөнәри һәм югары белем базасында укырга керүче абитуриентлар өчен керү сынауларын мөстәкыйль билгеләячәк. Тагын уку йорты документларны электрон формада тапшыру мөмкинлеген бирергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100