news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь укытучыларны мәктәпләрдә калдыру буенча кызыксындыру чаралары эшләнде

Юл картасы нигезендә, педагогларга һөнәри юнәлеш бирү, остазлык институтын үстерү һәм кызыксындыру чараларын күздә тоту планлаштырыла.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә.

Юл картасы нигезендә, республикада педагогларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларның хезмәтен популярлаштыру буенча тулы бер чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла.

«Педагог белеме алучы студентларның киләчәктә эшкә урнашачак оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең төрле вариантлары, шул исәптән практика, виртуаль экскурсияләр, презентация һ.б. планлаштырылган», — диелә хәбәрдә. Моннан тыш, яшь укытучылар методик берләшмәләр эшендә катнашачак.

Тимирясова фикеренчә, илкүләм проектлар һәм республика максатчан программалары ярдәмендә Татарстанда социаль һәм мәгариф инфраструктурасы сизелерлек яхшыра. «Тормыш һәм һөнәри уңайлылык факторы, талантлы педагогларга грант ярдәме күрсәтү программаларының күп булуы яшь укытучыларның карьера өметләрен акларга мөмкинлек тудырачак һәм аларны үзләрен иҗади яктан ачуга стимул бирәчәк», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарларының коммуналь чыгымнары компенсацияләнәчәк, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100