Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең “Нур” мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды
Хәзерге вакытта татар телендә белем бирүче “Нур” мәктәбендә 36 бала белем ала.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе” гомуми белем шәхси оешмасы дәүләт аккредитациясен уңышлы үтте һәм таныклыкка ия булды. Әлеге белем бирү учреждениесенең оештыручысы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәттә “Нур” мәктәбе 2018 елда Әлмәт мөхтәсибәте тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия.
Пандемия шартларында тикшерү дистанцион форматта үтте. Экспертлар уку йортының рәсми сайттагы барлык документларын (уку планнарын, уку-укыту программаларын һ.б.) тикшерде.
Уку йортының дәүләт аккредитациясенә ия булуы бик мөһим: ул балаларга аттестат бирү хокукын бирә. Әлеге документ белән уку йортында уку-укытуның һәм тәрбиянең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булуы да раслана. Федераль дәүләт стандартларына тәңгәл килү экспертизасын уңышлы узу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәктәп коллективының эш нәтиҗәсе булып тора.
Хәзерге вакытта татар телендә белем бирүче “Нур” мәктәбендә 36 бала белем ала. Биредә дәресләр рус һәм татар телләрендә алып барыла. Программа буенча татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре укытыла. Малайлар һәм кызлар аерым сыйныфларда белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз