news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә прививка ясаткан студентларны гына дәрескә кертергә тәкъдим иттеләр

Вакцинация узмаган студентларга онлайн-форматта дәресләр оештырырга җыеналар.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы яңа уку елында башкала югары уку йортларына бары тик вакцинация узган яки антитәнчекләре булу, шулай ук прививка ясатмау турында медицина белешмәсе булган студентларны гына дәресләргә кертергә тәкъдим итте.

Вакцинация узмаган студентларга онлайн-форматта дәресләр оештырырга кирәк. Югары уку йортлары онлайн режим технологияләрен тиешенчә эшләде, алар югары дәрәҗәдә белем бирү мөмкинлеге тудыра, шуңа күрә укучыларның хокуклары тулысынча үтәләчәк, дип белдерә ректорлар советы. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Моннан тыш, медицина белгечләрен җәлеп итеп, хезмәткәрләр һәм студентлар арасында аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк. Шулай итеп белгечләр вакцинацияләү зарурлыгын исбатлый һәм тискәре нәтиҗәләр турындагы имеш-мимешләрне кире кага, атна саен авыру йоктыручылар һәм үзизоляция режимына күчерелгән кешеләр саны турындагы мәгълүматны тарата алачак.

Шулай ук Мәскәү буенча баш дәүләт санитар табибы карары нигезендә,  2021 елның 15 августына кадәр югары уку йортларында эшләүче хезмәткәрләрнең 60 процентын вакцинацияләү тәкъдим ителә.

Чыгарылыш кичәләрен, җәйге мәктәпләрне һәм конференцияләрне дә кертеп, барлык күмәк чараларны гамәлдән чыгарырга киңәш ителә.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советына утыздан артык башкала югары уку йорты вәкилләре керә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков бары тик прививка ясаткан студентларны дәресләргә кертү турындагы тәкъдимне тулысынча хуплый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100