news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпне бишле билгесенә генә тәмамлаучыларга медальләрне соңрак бирәләр

Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатларны Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмыйча гына, гадәттәгедән иртәрәк алган иде.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Быел мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары «Укудагы уңышлар өчен» дигән медаль алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Россия Хөкүмәте Карары буенча аттестатлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына, алданрак бирелде. Медальләр әзерләүгә озак вакыт кирәклеген исәпкә алып, медальләр соңрак тапшырылачак», — диелә министрлык хәбәрендә.

Гадәттә, медальләр июнь ахырында БДИ тапшырганнан соң аттестатлар белән бергә бирелә иде. Әмма быел дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм белем алу турында документлар бирү процедураларына үзгәрешләр кертелде.

Ведомствода әйтүләренчә, вузларга документлар бирү өчен «Укудагы уңышлар өчен» медале мәҗбүри түгел, бары тик аттестат кына кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100